news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-атны өч баласына алимент түләмәгән өчен хөкем иттеләр

39 яшьлек ата биш елдан артык өч баласын тәрбияләргә ярдәм итмәгән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанның Тәтеш районында яшәүче күп балалы әти кешенең алимент буенча бурычы миллион сум чамасы җыелган. Шуның өчен ул төзәтү эшләренә җибәрелә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Судта 39 яшьлек ирнең, 2013 елдан башлап, балигъ булмаган өч баласын тәрбияләү өчен акча түләргә тиешлеге билгеләнгән. Әмма хөкем ителүче ир-ат алимент түләүдән качкан һәм балаларга матди ярдәм күрсәтмәгән», – дип ачыклап үтте Руслан Галиев.

Бу вакыт эчендә ир-атның алимент буенча бурычы 900 мең сумнан артып киткән.

Суд бурычлы кешене «Балигъ булмаган балаларны карау өчен акча түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан . Аңа, хезмәт хакыннан дәүләт кеременә 10 процентын тотып калу шарты белән, 6 айга төзәтү эшләренә җибәрү җәзасы билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100