news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-ат янып үлгән - фото

Ир-ат бакчачылык ширкәтендә сакчы булып эшләгән.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Татарстанның Тукай районында «Рассвет» бакчачылык ширкәтендә янгын төнге өченчедә башланган дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә кирпеч бакча йортын ут чолгап алган булган. Беренче кат һәм чарлак түбәсе ишелгән.

Янгын 15 минуттан сүндерелгән. Янгын сүндерүчеләр йорт эчендә ир-атның үле гәүдәсенә тап булган. Якынча мәгълүматлар буенча ул бакча хуҗасының 30 яшьлек малае булган.

Бакчачылык ширкәте рәисе сүзләренчә, ир-ат сакчы булып эшләгән һәм йортта ел әйләнәсендә яшәгән. Янгын чыкканда ир-ат чарлакта булган, түбә ишелгәч беренче катка егылып төшкән дип фаразлана.

16 кв. метрлы йорт тулысынча янып беткән. Янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100