news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-ат өстенә түбәдән кар төшкән

60 яшь ир шунда ук үлгән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда яшәүче бер кеше өстенә шәхси йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Фаҗигага юлыккан ир-атка 60 яшь.

Бу хакта бүген иртәнге сәгать унда 112 хезмәтенә хәбәр килгән. Һәлакәт шаһитлары Казан янындагы Киндери бистәсенең Станция урамында урнашкан йорт түбәсеннән ир-ат өстенә кар ишелеп төшүе турында хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Урынга коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Табиблар ир-атның үлемен теркәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100