news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән. 49 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе республиканың Актаныш районы Пучы бистәсенең бер йортында табыла. Үтерүдә шикләнеп, 55 яшьлек ир-ат тоткарлана.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә сөйләүләренчә, ир конфликтның мәхәббәт мөнәсәбәтләре нигезендә килеп чыкканлыгын аңлаткан. Ызгыш вакытында ир пычак эләктереп ала һәм берничә тапкыр хатын—кызга кадый. Ул алган җәрәхәтләрдән үлә.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таный.

news_right_1
news_right_2
news_bot