news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер ир-ат һәм өч хатын-кыз коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын дүрт кеше – бер ир-ат һәм өч хатын-кыз ковидтан үлгән. 28 мартка булган мәгълүматларга караганда, республикада барлыгы 1852 кеше коронавирустан үлгән. 
“Барлык вафат булучылар саны – 1852, аларның дүртесе узган тәүлектә расланды”, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. 
1928, 1950 һәм 1952 елгы өч хатын-кыз, 1939 елгы ир-ат коронавирустан үлгән. 
Росстат мәгълүматларына караганда, ковидтан теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да күзәтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot