news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-ат үги кызын көчләүдә гаепләнә

Хәзерге вакытта ир-ат сак астына алынган. Ул үз гаебен таныган.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан 31 яшьлек Бөгелмә кешесенә карата РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсендә (көчләү) каралган җинаять кылуда гаепләү белдерелгән.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017 елның июнь-июль айларында әлеге ир-ат, үги кызы белән икәүдән-икәү генә калгач, аны көчләгән. Шул ук вакытта, кыз үги әтисенең (моннан бер ел элек кенә ул аны кыйнаган өчен җаваплылыкка тартылган булган) үч алуыннан куркып, бу хакта берәүгә дә әйтмәгән. Үги әтисе кызны октябрь аенда көчләргә маташкач, зыян күрүче бу хакта дустына хәбәр иткән, тегесе исә аны хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә күндергән.

Хәзерге вакытта ир-ат сак астына алынган. Ул үз гаебен таныган. Тикшерү эше дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100