news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-ат әнисен яклап чыккан улына пычак белән кадаган

Татарстанның Лениногорск районында яшәүче 56 яшьлек ир-атка карата «Кеше үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 18 октябрьдә Лениногорск районындагы бер авылда 32 яшьлек уллары әти-әнисе янына килгән. Кайсыдыр мизгелдә ир белән хатын арасында низаг купкан, ике арага уллары килеп кергән һәм әтисенә урындык белән кизәнгән. Моңа җавап итеп ир-ат улының күкрәгенә пычак белән кадаган. Зыян күрүчене – хастаханәгә озатканнар, һөҗүм итүчене – кулга алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100