news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер хатынны үтерүдә шикләнеп, Башкортстан кешесен эзлиләр

Ир-ат берничә тапкыр хөкемгә тартылган. Буе – 160-165 сантиметр, күзлек кия.

Татарстанда бер хатынны үтерүдә шикләнеп, Башкортстан кешесен эзлиләр
СУ СК России по РТ

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Россия  Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Татарстанда бер хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче, берничә тапкыр хөкемгә тартылган Башкортстан рецидивистын эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Башкортстанның Борай районы Ваныш авылында туган 50 яшьлек Ирек Ямаловны эзли. Ул Татарстанның Минзәлә районында яшәгән хатын-кызны үтерүдә шикләнелә», - дип искәртте Андрей Шептицкий.

Ир-ат берничә тапкыр хөкемгә тартылган. Буе – 160-165 сантиметр, күзлек кия.

Бу хакта ниндидер мәгълүматы булган гражданнарны түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар: 02, 8 (85555) 3-29-85, 3-29-05, 3-28-06, 8-986-910-01-01 (Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге) яки 8 (8552) 47-06-35 (Минзәлә районара тикшерү бүлеге).
 

news_right_1
news_right_2
news_bot