news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер хатын һәм ике кыз бала сөрем газы белән агуланган

30 яшьлек хатынны, 9 һәм 14 яшьлек балаларны хастаханәгә китергәннәр.

Татарстанда бер хатын һәм ике кыз бала сөрем газы белән агуланган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Казанда яшәүче хатынны һәм ике кыз баланы хастаханәгә китергәннәр. Алар үз фатирында сөрем газы белән агуланган дип фаразлыйлар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

"Кичә кичке унбер тирәсендә Горький шоссесы урамындагы 39нчы йорттагы фатирда бер хатын һәм ике кыз баланың хәле китә. Алар сөрем газы белән агуланган дип фаразлана. Бу турыда ашыгыч ярдәм табибы хәбәр итә", - дип сөйләделәр ведомствода.

30 яшьлек хатынга "уртача катлаулылыкта агулану" дип диагноз куйганнар. Аны шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китергәннәр. 9 һәм 14 яшьлек кызларга да шундый ук диагноз куйганнар һәм Республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар.

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot