news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тракторга бәрелгән җиңел машинада бер гаилә кешеләре имгәнгән

Республиканың Чистай – Нурлат трассасының Аксубай районындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә бер гаилә кешеләре имгәнгән.

«Лада» маркалы автомобиль югары тизлектә трактор артына килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Атомобиль корпусына җитди зыян килгән. Аның эчендә бер пассажиры кысылып калган. Пассажирны чыгарганнар һәм якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Хастаханәгә шулай ук машина йөртүчесен һәм тагын бер пассажир хатын-кызны да илткәннәр, алар да төрле имгәнүләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot