news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер гаилә сөрем газы белән агуланып үлгәннән соң җинаять эш ачылды

Чистай районында өч кеше сөрем газы белән агуланып үлгәннән соң, Тикшерү комитеты саксызлык буенча кеше үлеменә китерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдарак «Татар-информ» Чистай районының Каргалы авылында 81 яшьлек ир-ат, аның 83 яшьлек хатыны һәм 50 яшьлек уллары сөрем газы белән агуланып үлгән дип язган иде.

Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлне тикшерә башлады, сөрем газы белән агулануның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot