Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер эшсезгә уннан артык вакансия туры килә
Республикада бүген бер эшсезгә 10,7 вакансия туры килә. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына таянып, «Челнинские известия» хәбәр итә.
Мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы гражданнар саны артты. Гыйнварда бу күрсәткеч 3 963 тән 4 465 кә кадәр үсте, ә апрельгә эшсезләр саны 5 003 кә җитте.
Шул ук вакытта предприятиеләрдә хезмәткәрләргә ихтыяҗ эшсезләр саныннан шактый артып китә. 2025 елның гыйнварында компанияләргә 39 110 хезмәткәр таләп ителгән, 2026 елның гыйнварында – 52 441. Узган елның апрелендә ихтыяҗ 40 281 кеше тәшкил иткән, быел – 53 648.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз