news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер эшсез кешегә 14 вакансия туры килә

Татарстанның хезмәт базарында ике айда эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе һәм эш бирүчеләрнең кадрларга югары ихтыяҗы күзәтелә. Бу хакта ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ел башыннан республика Мәшгульлек үзәгенә эш эзләүдә ярдәм сорап 3,6 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 1 343 кеше, ягъни мөрәҗәгать итүчеләрнең 37 проценты, эшкә урнаштырылган. Март башында 3 716 кеше рәсми рәвештә эшсез статусына ия булган. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,18 процент», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Төбәктә эшчеләргә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары булып кала. «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында 52,4 мең вакансия урнаштырылган. Һәр эшсез кешегә 14 эш урыны туры килә.

Кадрлар кытлыгы бигрәк тә төзелеш өлкәсендә сизелә. Республикадагы барлык вакансияләрнең 59 проценты әлеге тармакка туры килә. Аннан соң иң күп буш эш урыннары сәнәгать өлкәсендә күзәтелә (16 процент). Өчлеккә шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсе керә (6 процент). Вакансияләрнең 4әр проценты сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә, 3 проценты транспорт өлкәсендә тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot