Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер эшсез кешегә 4,5 вакансия туры килә
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 процент тәшкил итә.
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). 9 октябрьгә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 733 эшсез граждан исәпләнә. Эш бирүчеләр исә 48 497 вакансиягә ихтыяҗ булуын хәбәр иткән. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шулай итеп Татарстанда бер эшсез кешегә чама белән 4,5 вакансия туры килә. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 процент тәшкил итә.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,22 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 581 татарстанлы эшсез дип танылган. Эшсезләр саны узган хисап датасына караганда 44 кешегә күбрәк. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 413 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.
Яңа эшсезләрдән 545 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 34 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз