news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер елда авария хәлендәге торактан күчеп китүчеләргә 43 фатир тапшырылган

Татарстанда бер елда авария хәлендәге торактан күчеп китүчеләргә 43 фатир тапшырылган
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Узган 2025 елда ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды Казан һәм Татарстанның Биектау районы башкарма комитетларына авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү өчен 43 төзекләндерелгән фатир тапшырган. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанлылар дәүләт хисабына «Салават Күпере» торак районында 29 бер бүлмәле һәм 10 ике бүлмәле фатир алачак. Биектау районында авария хәлендәге торак фондыннан күчеп китүчеләргә Коркачык тимер юл разъезды бистәсендәге йортта өч ике бүлмәле һәм бер өч бүлмәле фатир биреләчәк.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне авария хәлендәге торактан күчерүне тизәйтергә кушты. «Мөһим бурыч – гражданнарның тормышы өчен уңайлы мохит булдыру. <...> Сүз барыннан да элек авария хәлендәге торактан күчерү программасын тизәйтү турында бара», - диде дәүләт башлыгы.

Гомумән алганда, 2025 елда Дәүләт торак фонды 162 мең квадрат метр торак төзегән. Бу Татарстандагы 3269 гаиләне фатир белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча комиссиясен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot