news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер елда 55 мәктәп һәм 18 балалар бакчасы ремонтланачак

Татарстанда бер елда 55 мәктәп һәм 18 балалар бакчасы ремонтланачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Республика һәм федераль программалар буенча быел Татарстанның 25 районында, Казанда һәм Чаллыда – 55 мәктәп, шулай ук тугыз районда һәм Казанда 18 балалар бакчасы, алты районда һәм Чаллыда 16 һөнәри белем бирү оешмасы ремонтланачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Федераль программа кысаларында РФ бюджетыннан республиканың 36 мәктәбен ремонтлауга 1,8 млрд сум бүлеп биреләчәк. Арча педагогика көллиятенең уку корпусы ремонтлана. Түбән Камада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең тулай торагы ремонтланачак», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Республика бюджетыннан мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,7 млрд сум юнәлдереләчәк, диде ул.

Моннан тыш, 67 мәктәп азык-төлек блогын ремонтлауга 1 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шул ук сумма һөнәри белем бирү объектларын – ресурс үзәкләрен һәм тулай торакларны ремонтлауга тотылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot