Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер елда 5,3 мең гектарда урманнарны торгызу эшләре башкарылган
Бүгенге көндә Татарстан урманнары 1,6 миллион гектардан артык мәйданны били. Урманлылык 22,5 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда министрлыкның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Хисап елында урман хуҗалыгының эшчәнлеге «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән иде. Проектның төп күрсәткече – урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте. Планда күрсәткеч 100 процент булырга тиеш иде, ул арттырып үтәлде», - дип сөйләде ул.
Төбәк проектының «Урман торгызу мәйданнарын урманнар урнашкан җирләргә кертү» индикаторы да уңышлы үтәлгән. Урман тармагы белгечләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, 2,5 мең гектар мәйдандагы урман культуралары урманнар урнашкан җирләргә күчерелгән.
«2030 елга кадәр безнең алда өч төп күрсәткеч буенча тиешле күрсәткечләргә ирешү бурычы тора», - диде Кузюров.
Узган елда урман фонды җирләрендә урман торгызу эшләре 2,8 мең гектар мәйданда башкарылган. Эшләр шул исәптән «Экологик иминлек» илкүләм проекты барышында (1,6 мең гектарда) үткәрелгән.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» тармак программасы эшли. Аның кысаларында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә 902 гектар мәйданда эрозиягә каршы агачлар утырту эшләре башкарылды. Шулай ук министрлык карамагындагы учреждениеләр 1100 гектар мәйданда парник газлары чыгуны компенсацияләү өчен саклаучы урман утыртмалары утыртты» - дип билгеләде Кузюров.
Моннан тыш, 2025 ел дәвамында 533 гектар мәйданда компенсацияләү максаты белән урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылган.
«Саклаучы утыртмалар һәм урман культуралары утырту юнәлешендәге барлык эшләрне исәпкә алганда, узган елда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 5,3 мең гектар мәйданда башкарылган», - диде Кузюров.
ТР Экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз