Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер елда 3 меңгә якын агросәнәгать комплексы хезмәткәре авылдан киткән
«Хезмәт хакының күләме һәм вакытында түләнүе — бик мөһим. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча системалы эш алып барырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Узган елда Татарстан авылдан 6 мең кеше киткән, шуларның 3 меңе — агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре. Бүген республикада 900 мең кешедән авыл хуҗалыгында 67 мең кеше эшли, шул исәптән 10,3 мең белгеч һәм җитәкче. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Ведомство мәгълүматы буенча, авылга яшь белгечләрне җәлеп итү һәм алар анда яшәп калсын өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. Авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашканнан соң, югары уку йортларын тәмамлаучыларга республика бюджеты хисабына 300 мең сум, махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларга 150 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Яшь белгечләр беренче елны ай саен 7,5 мең сум күләмендә өстәмә акча ала.
Болардан тыш, белгечләрне максатчан әзерләү механизмы бар. Студент авыл хуҗалыгы предприятиесенең стипендиаты була һәм уку йортын тәмамлагач әлеге предприятиегә эшкә урнаша. Бүгенгә студентлар һәм эш бирүчеләр арасында ай саен 140 килешү төзелгән. Аның буенча ай саен студентка 10 мең сум акча түләнә. Шул ук вакытта әлеге сумманың 50 проценты дәүләт тарафыннан субсидияләнә, дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Агросәнәгать комплексында дәүләт ярдәме зур булуга карамастан, авыл хезмәтчәне имиджы тармакта хезмәт хакы түбән булу аркасында җәлеп итми. Республикада хезмәт хакы түбән булган хуҗалыклар бар. Предприятие перспективалары турында уйлый торган җитәкче үз белгечләренең хезмәтенә адекват түләүне тәэмин итә ала, дип ышана министр. Аның фикеренчә, проблеманы хәл итүгә муниципаль районнар башлыклары да ярдәм итә ала.
Марат Җәббаров чыгышын шәрехләп, хезмәткә түләүнең лаеклы дәрәҗәсе — белгечләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итүнең төп факторларының берсе, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
«Югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү уку йортлары ел саен 2 мең профильле белгеч чыгара, әмма аларның бик азы гына авылга кайта. Агросәнәгать комплексында барлык тармаклар арасында иң түбән хезмәт хакы. Бу проблеманы хәл итү юллары булмаса, авылда бернинди кадрлар да булмаячак. Монда район һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән эшләргә кирәк. Бу мәсьәләне контрольгә алырга кирәк», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз