Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер ел эчендә котыру чире ун тапкырга кимегән
2017 ел башыннан республикада котыру чиренең бер очрагы да теркәлмәгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанда бер ел эчендә котыру чире ун тапкырга кимегән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Ветеринария баш идарәсенең инфекцияле авыру хайваннар һәм аларга каршы эпизоотик чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җиткерде.
Аның сүзләренчә, 2015 елда март башына Татарстанда 75 котыру очрагы теркәлгән булса, 2016 елда шул вакытка бары җиде очрак теркәлгән. Ел башыннан да республикада котыру очрагы бер тапкыр да теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, республикада әлеге чирнең потенциаль куркынычы бүген дә саклана.
«Татарстан имин булмаган төбәкләр белән янәшә. Бу нодуляр дерматит буенча да, шулай ук дуңгызларның Африка афәте буенча да. Кызганычка каршы, узган ел Африка афәте муниципаль районнарның берсендә теркәлде», – дип шәрехләп үтте А.Козлов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз