Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер ел эчендә яшелчә бәясе 23 процентка диярлек арткан
Татарстанда яшелчә бәясе февральдә бер ел элеккегә караганда 22,7 процентка арткан. 2023 елның декабреннән бирле бәяләр 9,8 процентка күтәрелгән. Татарстанстат «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында шундый мәгълүматлар китерә.
Тулаем алганда, республикада авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр февральдә узган елның шул аена караганда 11,9 процентка арткан. Шул ук вакытта, 2023 елның декабреннән бирле аларның гомуми дәрәҗәсе үзгәрмәгән.
Үсемлекчелек продукциясе бер ел эчендә – 3,2 процентка, узган ел ахырыннан – 1,9 процентка, терлекчелек продукциясе 15,2 процентка кыйммәтләнгән. Әмма 2023 елның декабре белән чагыштырганда соңгысы 0,6 процентка арзанайган.
Әйтик, йомырка бәясе 2023 елның феврале белән чагыштырганда бер ел эчендә 56,3 процентка күтәрелгән, әмма декабрьдән, киресенчә, 2 процентка кимегән. Тереләй авырлыктагы терлек һәм кош бәяләре белән дә шундый хәл күзәтелә. Әгәр узган елның феврале белән чагыштырганда алар 23,1 процентка артса, декабрьгә карата 2,5 процентка арзанайган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз