news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер ел эчендә уртача хезмәт хакы күпмегә артканы билгеле

Татарстанда 2022 елның гыйнвар-октябрь айлары нәтиҗәләре буенча, уртача хезмәт хакы 50,3 мең сум булган. Узган 2021 елга караганда, бу 16,6 процентка күбрәк. 2021 елда республикада уртача эш хакы 46,3 мең сум тәшкил иткән.

Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

Республика Идел буе округы төбәкләре арасында хезмәт хакы буенча алдынгы урында исәпләнә. Округта уртача хезмәт хакы 44,7 мең сум тәшкил итә. Татарстаннан соң исемлектә Пермь крае, Башкортстан Республикасы, Самара өлкәсе килә.

2023 елда минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) - 16 мең 242 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot