news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер ел эчендә түләүле юллар буйлап 7 миллионга якын автомобиль узган

Узган ел Татарстанда түләүле юллар буйлап 6,9 миллионнан артык автомобиль узган. Шуларның 1,6 миллионнан артыгы «Алексеевск – Әлмәт» трассасы буенча һәм 5,2 миллионнан артыгы Вознесенск трактының икенче этабы буенча. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алексеевск – Әлмәт юлыннан тәүлегенә якынча 6 мең автомобиль үтә, Вознесенск трактының икенче этабында – 14 мең транспорт чарасы», – диелә хәбәрдә.

Түләүле автомобиль юлларында йөргән өчен түләүгә законда биш көн вакыт билгеләнгән. Штрафтан котылу өчен вакытында түләнергә тиеш. Җиңел автомобильләр хуҗалары өчен ул 1,5 мең сум, йөк машиналары һәм автобуслар өчен 5 мең сум тәшкил итә.

Автомобиль юллары сайтларында автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп түләргә мөмкин. Башка кушымталарда һәм башка сайтларда түләү исәпкә алынмый.

Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен һәм «Восток» М12 трассасын әйләнеп узу өчен «Автодор – түләүле юллар» рәсми сайтында шулай ук биш көн эчендә түләргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot