news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ел эчендә реаль хезмәт хакы 11,6 процентка арткан

Татарстанда бер ел эчендә реаль хезмәт хакы 11,6 процентка арткан
Фото: © "Татар-информ"

2024 елның гыйнвар-сентябрендә реаль хезмәт хакы узган елның шул чорына карата 11,6 процентка арткан. Шул ук вакытта, көзнең беренче ае нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 2023 елның сентябре дәрәҗәсеннән 14,6 процентка узып киткән. Татарстанстатның «Татарстанда социаль-икътисади хәл» докладында шулай диелә.

Гыйнвар-сентябрьдә предприятие һәм оешмаларда, шул исәптән кече эшкуарлыкта бер хезмәткәрнең номиналь уртача хезмәт хакы 77 449 сум 80 тиен тәшкил иткән. Бу 2023 елның шул чорындагы суммадан 20,7 процентка артык. Ә сентябрь нәтиҗәләре буенча хезмәт хакы алдагы 12 айга караганда 24,6 процентка югарырак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100