news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер ел эчендә 930 ятим баланы торак белән тәэмин итәчәкләр

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, Татарстанда быел 930 ятим баланы торак белән тәэмин итәргә планлаштыралар.

«Федераль программада катнашып, узган ел ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен 600 торак урыны булдырылды. Хәзерге вакытта фатирларга 18 яшькә җиткән 2 меңгә якын кеше мохтаҗ. 14 яшьтән башлап торакка мохтаҗ балалар саны - 3 меңнән артык», – диде ул Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Төзекләндерелгән торак биналар Казан, Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Нурлат, Лениногорск, Кукмара, Лаеш, Саба һәм Тукай районнарында сатып алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot