news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ел дәвамында футбол буенча 40 турнир үткәрелгән

Татарстан Футбол федерациясе президенты Александр Гусев фикеренчә, республикада яшь уенчыларның әзерлек сыйфаты яхшыра.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). 2016 елда Татарстанда футбол, мини-футбол һәм пляждагы футбол буенча 40 турнир үткәрелде. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында узган республиканың Футбол Федерациясе конференциясендә әйтелде.

“Быел без тугыз яшьлек малайлар арасында турнир уздырдык. Ярышлар сигез яшь төркемендә үткәрелде. 2007 елгы малайлар минималь тактик һәм техник осталыкларын күрсәтте, футбол кырында ярышты. Алга таба да шулай барса , югары класслы футболчылар әзерләү агымга куелачак”, - дип сөйләде Татарстан Футбол федерациясе президенты Александр Гусев.

“Хатын-кызлар арасында үткәрелә торган футбол һәм мини-футбол буенча ярышларның дәрәҗәсе үсә. Бердәнбер кәефне төшерүче - пляждагы футбол. Республика турнирында катнашуга бары тик өч команда заявка биргән, аларның да әзерлек дәрәҗәләре шәптән түгел”, - дип өстәде ул.

Искәртеп үтик: конференциядә футбол федерациясенең 2016 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100