news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер әби тәрәзә юганда егылып төшеп үлгән

Ул дүртенче каттан егылган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Чаллыда яшәүче әби дүртенче каттан егылып төшеп үлгән дип хәбәр итте "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы чыганак.

Ачыкланганча, 76 яшьлек әби үз фатирында тәрәзә юган. Тәрәзә почмагындагы щеткага үрелгәндә тотынып кала алмаган һәм егылып төшкән. Алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.

 Фатир хуҗасының күршесе фаҗиганең шаһиты булган. Ул ашыгыч ярдәм һәм әбинең туганнарын чакырткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot