news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер бала, караватыннан егылып төшеп, баш миенә кан сауган

Татарстанда ике яшьлек бала караватыннан егылып төшкән һәм баш миенә кан сауган. Бу хакта үзенең МАКС каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде.

Баланы Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенә авыр хәлдә китергәннәр. Тикшерү вакытында эпидураль гематома ачыкланган.

«Кечкенә бала өчен зур гематома барлыкка килгән җәрәхәт», – дип сөйләде ДРКБ нейрохирургы Андрей Акимов.

Хирурглар ашыгыч операция ясадыла. Операциядән соңгы чор катлаулануларсыз узды. Баланы хастаханәдән чыгарганнар, хәзер аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot