Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер бакчачылык җәмгыятендә чыккан янгында хатын-кызның гомере өзелгән
Ут белән көрәшүчеләргә, янгын чыккан участокка машина үтеп керә алмау сәбәпле, урынга җәяү барырга туры килгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Кичә көндез республиканың Тукай районы Яңа Троицкий авылы янындагы «Весна» бакчачылык җәмгыятендә янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бу хакта 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр. Ут белән көрәшүчеләргә, янгын чыккан участокка машина үтеп керә алмау сәбәпле, урынга җәяү барырга һәм янгынны кул астындагы чаралар белән сүндерергә туры килгән.

Кисәүләрне аралаган вакытта хатын-кыз мәетен табып алганнар. Хәзерге вакытта аның шәхесен һәм янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз