Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер айлык бала үлеме буенча җинаять эше тикшерелә
Хәзерге вакытта баланың гәүдәсе экспертизага җибәрелгән, сабый үлеме сәбәбе ачыклана
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 25 нче ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгендә 1 айлык ир бала җан биргән. Бу факт буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче өлеше (һөнәри вәкаләтләрне тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Якынча мәгълүматларга караганда, балага “сары” диагнозы куелган булган, аннан соң ата-анасына Кама балалар медицина үзәгендә көндезге стационарга бару өчен юллама бирелгән. 25 нче ноябрьдә баланың кан тамырына минутына 8 тамчы тизлек белән 5 процентлы глюкозалы инфузия ясалган. Инфузия кертелә башлап, берничә секундтан малайның битендә ак таплар пәйда булган. Кама балалар медицина үзәге табиблары һәм “ашыгыч ярдәм” фельдшерлары тарафыннан уздырылган реанимация чаралары уңышсыз булган һәм бала җан биргән.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Хәзерге вакытта баланың гәүдәсе экспертизага җибәрелгән, сабый үлме сәбәбе ачыклана. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз