news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ай эчендә теркәлгән үзмәшгульләр саны 5 мең кешегә арткан

Республикада ел дәвамында 60 мең үзмәшгуль гражданны теркәү планлаштырыла.

Татарстанда бер ай эчендә теркәлгән үзмәшгульләр саны 5 мең кешегә арткан
архив/Султан Исхаков, Рамиль Гали

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 15 меңгә якын кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында илкүләм проектлар үтәлешенә «Бердәм Россия» Генераль Советы Президиумының контроль төркеме сәфәре барышында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Докладчы искәрткәнчә, Татарстан 1 гыйнвардан эксперименталь салым режимы гамәлдә булган сынау төбәкләре арасына керде. «Бүгенге көндә 15 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Соңгы айда активлыкның нык артуын күрәбез», - диде ул.

Элегрәк, 14 майда, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, теркәлгән 80 мең россияле үзмәшгуль арасында 10 меңе Татарстаннан булган. Шулай итеп, бер ай эчендә республикада үзмәшгуль гражданнар саны 5 мең кешегә арткан.

Габделганиев билгеләгәнчә, Татарстан өчен үзмәшгульлек югары күрсәткече билгеләнгән – агымдагы елда 60 мең граждан теркәлгән булырга тиеш. «Мисал өчен: 48 мең кеше Мәскәүдә теркәлгән булырга тиеш, ул республика белән чагыштырганда халык саны буенча биш тапкыр зуррак. Бу юнәлештә эшне популярлаштыру буенча федераль дәрәҗәдә ярдәм кирәк», - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100