news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда берәү авылдашын талаган

Угрының телевизор, хатын-кыз яулыклары, сөлгеләргә күзе кызган

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Лениногорск районының Куакбаш авылында берәү, тәрәзә рамын алып, пенсионер әбинең өенә кергән. Өйдә кеше юклыктан файдаланып, аннан телевизор, хатын-кыз яулыклары, сөлгеләр урлап чыккан. Гомуми зыян 5 мең сум тәшкил итә. Оператив-эзләү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге каракның кем булуын ачыклаган. Ул шушы авылның 47 яшьлек кешесе булып чыккан. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.
Бу хакта “Заман сулышы” басмасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot