news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атнада ярма, шикәр һәм каймак кыйммәтләнде

Татарстанда бер атнада ярма, шикәр һәм каймак кыйммәтләнде
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

8 апрельдән 14 апрельгә кадәр бер атна эчендә Татарстанда дөге һәм бодай кыйммәтләнгән. Бу ярмаларның килограммы 104,57 һәм 42,62 сум тора башлаган. Бәяләр 1,11 һәм 1,48 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат статистикасы мәгълүматлары хәбәр итә.

Бу вакыт эчендә җимеш-яшелчә продукциясеннән чөгендер бәясе +3,57 процентка, 48,66 сумга кадәр, кишер бәясе +1,68 процентка, 42,22 сумга кадәр арткан Банан һәм бәрәңге бәясе 1 процент чикләрендә үзгәргән. Алма, помидор, кыяр, ак кәбестә бәясе, киресенчә, кимегән. Суган 3,24 процентка, 35,51 сумга кадәр арзанайган.

Башка азык-төлек товарлары арасыннан шикәр комы бәясе 1,84 процентка (килограммы 68,62 сум), каймак бәясе 1,17 процентка (212,36 сум), ак май бәясе 1,53 процентка (702,23 сум), пешерелгән колбаса бәясе 1,16 процентка (427,64 сум) арткан.

18,55 сумга, яки 1,76 процентка балалар туклануы өчен ит консервалары арзанайган. Дуңгыз ите, тавык ите (бот итеннән кала), ярымысланган колбаса, көнбагыш мае, эремчек һәм башка продуктларга бәяләр аз гына кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100