news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атнада ун кеше сөрем газы белән агуланган

Татарстанның төрле шәһәрләрендә соңгы атнада сөрем газы белән агулану очраклары теркәлгән. Ун кеше зыян күргән, алар арасында өч бала бар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Торак инспекциясе матбугат хезмәтендә. Барлык очраклар да бер үк сәбәп аркасында килеп чыккан.

Әлмәттә хастаханәгә биш кешене: 1971 елгы ир-атны, 1977 елгы хатын-кызны, 1998 елгы егетне, 2001 елгы кызны һәм 2023 елда туган баланы алып килгәннәр. Дуслык урамындагы 15нче номерлы йортта бер ай элек кенә техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән булган. Әмма зыян күрүчеләрнең фатирларын тикшергәндә ачыкланганча, төтен торбасы суырмаган.

Бөгелмәдә зыян күргән өч кеше – 1973 елгы ир-ат һәм 2012 һәм 2014 елгы ике бала хастаханәдә калудан баш тарткан. Комсомол урамындагы 12нче номерлы йортта да соңгы тапкыр техник хезмәт күрсәтү үткәрелгәннән соң ярты елдан азрак вакыт узган. Ләкин тәрәзәләр ябык чакта төтен торбасы суырмаганлыгы һәлакәттән соң гына ачыкланган

Тагын бер очрак Казанда, Мамадыш трактындагы 10нчы номерлы йортта булган. Өлкән яшьтәге зыян күрүчеләр – 1943 елгы ир-ат һәм 1947 елгы хатын-кыз хастаханәдә. Аларның хәле начараюның сәбәпләре әлегә ачыклана: белгечләр тикшерү өчен фатирга керә алмаган.

Казанның Жуковский урамындагы 12нче номерлы йортта төтен торбасы белән проблемаларны планлы техник хезмәт күрсәтү вакытында ачыклаганнар. Белгечләр дүрт фатирда газны сүндергән. Газны идарәче компания төтен торбаларын тикшерү актын биргәннән соң гына кушачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot