news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атнада сөтнең тулай савымы 3183,8 тонна тәшкил иткән

Бу узган елгы күрсәткечкә карата 113 процент тәшкил итә

(Казан, 8 февраль, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда бер атнада сөтнең тулай савымы 3183,8 тонна тәшкил иткән. Бу узган елгы күрсәткечкә карата 113 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республика буенча бер сыердан уртача 12,5 килограмм сөт савып алынган, бу узган елга караганда 1,4 килограммга артык. Бу өлкәдә Әлки районы терлекчеләре әйдәп бара. Алар 196,6 тонна сөт җитештергән. Балтач һәм Арча районнарында әлеге күрсәткеч – 140,8 тонна, Кукмара районында – 129,4 тонна, Яшел Үзән районында 127,8 тоннага тигез.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белгечләре фикеренчә, Татарстанның Тәтеш, Лениногорск, Спас, Ютазы һәм башка районнары терлекчеләренә сөт җитештерү буенча күрсәткечләрне яхшыртырга кирәк.
Шәхси хуҗалыклар узган тәүлектә кабул итү пунктларына 308,1 тонна сөт озаткан. Арча районы шәхси ярдәмче хуҗалыклары – 26,2 тонна, Биектау районы – 24, Чүпрәле районы – 20, Балтач районы – 15,7, Чистай районы шәхси хуҗалыклары 15 тонна сөт җитештергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100