news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атнада кыяр һәм кәбестә бәясе арткан

Татарстанда бер атнада кыяр һәм кәбестә бәясе арткан
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда 8-15 июньдә кыяр һәм кәбестә иң нык кыйммәтләнгән продуктлар булган. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Кыяр бәясе 9,66 процентка арткан – бер килограммы өчен 130,46 сумнан 143,01 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Кәбестә бәясе 4,06 процентка арткан һәм килограммы өчен 46,18 сум тәшкил иткән.

Шулай ук кыйммәтләнгән продуктлар арасында бәрәңге (+2,85 процент – 49,66 сумга кадәр), суган (+2,92 процент – 48,20 сумга кадәр), помидор (+2,28 процент – 180,57 сумга кадәр), чөгендер (+2,03 процент) һәм кишер (+1,89 процент) бар.

Моннан тыш, кефир 1,6 процентка, ак май 1,19 процентка, арыш икмәге 1,13 процентка кыйммәтләнгән.

Шул ук вакытта кайбер товарларның бәясе кимегән. Югары сортлы бодай оныннан ясалган макароннар 1,72 процентка, сосиска һәм сарделькалар 1,57 процентка, тавык йомыркасы 1,47 процентка, каймак 1,41 процентка һәм банан 1,4 процентка арзанланган.

Шулай ук дуңгыз ите, шикәр комы, карабодай ярмасы, сөт, көнбагыш мае һәм алма бәясе дә бераз кимегән.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, атна дәвамында социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының күбесенең бәясе 1-2 процентка үзгәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot