Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер атнада кыяр бәясе 10 процентка төшкән
18-25 мартта республикада бер килограмм кыярның уртача бәясе 9,6 процентка – 158 сумга кадәр кимегән. Татарстанстат мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Моннан тыш, бер атна эчендә сыер, сарык һәм дуңгыз итенә уртача бәя 1,6 процентка арткан. Шул ук вакытта казылык продукциясе – 0,4 процентка, яшелчә һәм җиләк – җимеш 6,6 процентка, ә тавык ите 3,6 процентка кыйммәтрәк.
Бер килограмм катырылган балыкның уртача бәясе 2,1 процентка, тавык йомыркасы – 2,4 процентка, ярмалар һәм макарон әйберләре 2,8 процентка арткан. Балалар ашамлыгы бер атна эчендә 1,1 процентка, тоз 2,8 процентка кыйммәтләнде.
Моннан тыш, он һәм камыр ризыкларының бәясе 1,1 процентка, чәй һәм баллы продукция бәясе 2,3 процентка, алкогольнеке 0,7 процентка артты. Шул ук вакытта сөт һәм сөт продукциясе 0,8 проценка кыйммәтрәк сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз