news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атнада кишер һәм кыяр бәясе төшкән

Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төшүе күзәтелә. 1-8 августка мәгълүмат турында Татарстанстат хәбәр итә.

Кишернең бәясе 12 процентка төшкән. Элек аның килограммы 52 сум торса, хәзер – 46 сум. Кыяр 7 процентка арзанайган, ягъни килограммы 74 сумнан 69 сумга кадәр төшкән, кәбестә белән бәрәңгенең килограммы 6 процентка, 25 сум һәм 36 сумга кадәр кимегән.

Банан белән помидор 4 процентка арзанайган. Хәзер бананның килограммы өчен 79 сум, ә помидор өчен 89 сум түләргә кирәк. Алма бәясе 2 процентка арзанайган, ягъни 113 сумга кадәр төшкән.

Моннан тыш, карабодай һәм дөге бәясе 1 процентка төшкән, хәзер ярмаларның килограммы 110 һәм 98 сум тора.

Шулай ук йомырканың дистәсе 1 процентка арзанайган һәм 60 сум булган, сөтнең литры 61,5 сумга һәм арыш ипиенең бәясе 60 сумга кадәр төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100