Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер атнада эремчек, каймак, сөт һәм яшелчәләр арзанайды
Татарстанда сөт продукциясе категориясендә иң нык арзанайган продукт – эремчек. Аның бәясе бер атнада 3,58 сумга кимегән һәм килограммы өчен 466,44 сум тәшкил иткән. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Шулай ук республикада 29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында майлылыгы 2,5-3,2 процент булган сөт арзанайган. Аның бәясе 1,08 сумга кимегән һәм литры өчен 87,57 сум тәшкил иткән. Моннан тыш, Татарстанда каймак бәясе төшкән (-2,98 сум, килограммы – 294,18 сум).
Шулай ук кара чәй арзанайган (-8,62 сум, килограммы – 1 146,22 сум).
Моннан тыш, Татарстанда бу чорда алма (-4,05 сум, килограммы – 117,72 сум), кыяр (-1,87 сум, килограммы – 99,5 сум), кишер (-44 тиен, килограммы – 32,68 сум), чөгендер (-74 тиен, килограммы – 31,48 сум) һәм суган (-1,14 сум, килограммы – 36,29 сум) бәясе кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз