Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер атнада бер маркалы бензин кыйммәтләнгән
Татарстанда бер атнада АИ-98 маркалы бензин 1 тиенгә – литры өчен 86,47 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Шулай ук республикада 17-24 ноябрьдә дизель ягулыгы бәясе 8 тиенгә арткан һәм литры өчен 70,23 сум тәшкил иткән. Бу Татарстанстат статистикасыннан билгеле булды.
АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин исә 12 тиенгә (литры өчен 59,7 сумга кадәр) һәм 11 тиенгә (литры өчен 63,34 сумга кадәр) арзанайган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз