Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер атнада бәясе арзанайган һәм кыйммәтләнгән азык-төлекне атадылар
Татарстанда бер атна эчендә, 3-10 июльдә, ярмага һәм «борщ җыелмасына» кергән яшелчәләрнең күпчелегенә бәяләр төшкән. Татарстанстат шул хакта мәгълүмат урнаштырды.
Статистикадан күренгәнчә, бер атнада башлы суганның килограммы 5,5 процентка – 61 сумнан 58 сумга кадәр – арзанайган. Шулай ук чөгендер һәм кишернең бәясе 47 һәм 65 сумга кадәр кимегән. Шул ук вакытта, бәрәңге һәм кәбестәнең бәясе 44 һәм 53 сумга кадәр арткан.
Ярмалар арасында барыннан да элек карабодай арзанайган – хәзер аның килограммы 59 сум тора. Тары ярмасының бәясе – 42 сумга, дөге исә 93,5 сумга кадәр төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз