news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атнада 12 мең кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган

Татарстанда ОРВИ һәм грипп сезоны дәвам итә. Февральнең икенче атнасында 12 635 кеше авырган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Соңгы вакытта башка респиратор инфекцияләр арасында грипп өлеше кимегән. Җиденче атнада грипп ачыкланган вирусларның өчтән берен (34 процентын) генә тәшкил итә – күрсәткеч алдагы атнадагы дәрәҗәдә кала.

COVID‑19 белән авыручылар саны узган елның шул ук чорындагы дәрәҗәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot