Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ таралу аркасында 34 сыйныфны япканнар
Сентябрь аенда иртәнге фильтр вакытында Татарстанда 4440 укучыны дәрескә кертмәгәннәр.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда ОРВИ таралу аркасында 34 сыйныфта укыту процессын туктатканнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Соңгы атнада 16 мәктәптәге 34 сыйныфта салкын тидереп авыручыларның артуы сәбәпле укыту процессы туктатылды. Бу — Казан шәһәре һәм Баулы районындагы мәктәпләр», — дип искәртте спикер.
Уку елының беренче аенда мәктәпләрдә ОРВИ билгеләре күзәтелгән һәм температурасы күтәрелгән 4440 баланы дәрескә кертмәгәннәр, соңгы тәүлектә 114 укучыны белем бирү учреждениесеннән өенә кайтарып җибәргәннәр яки поликлиникага озатканнар, узган атнада көн саен уртача алганда 150 укучыны мәктәптән кире борганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз