news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ таралу аркасында 34 сыйныфны япканнар

Сентябрь аенда иртәнге фильтр вакытында Татарстанда 4440 укучыны дәрескә кертмәгәннәр.

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ таралу аркасында 34 сыйныфны япканнар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда ОРВИ таралу аркасында 34 сыйныфта укыту процессын туктатканнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Соңгы атнада 16 мәктәптәге 34 сыйныфта салкын тидереп авыручыларның артуы сәбәпле укыту процессы туктатылды. Бу — Казан шәһәре һәм Баулы районындагы мәктәпләр», — дип искәртте спикер.

Уку елының беренче аенда мәктәпләрдә ОРВИ билгеләре күзәтелгән һәм температурасы күтәрелгән 4440 баланы дәрескә кертмәгәннәр, соңгы тәүлектә 114 укучыны белем бирү учреждениесеннән өенә кайтарып җибәргәннәр яки поликлиникага озатканнар, узган атнада көн саен уртача алганда 150 укучыны мәктәптән кире борганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot