news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ белән авыруның 10 меңләп очрагы теркәлгән

Хәзерге вакытта республика халкы арасында авыру дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 34,1 процентка түбән.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ белән авыруның 10 мең 291 очрагы теркәлгән. Алдагы атна белән чагыштырганда, ул 18,6 процентка кимегән.

Хәзерге вакытта республика халкы арасында авыру дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 34,1 процентка түбән, дип җиткерә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсенең матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot