Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер атна эчендә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләүчеләр 4,2 процентка арткан
Казанда узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны 6,3 процентка күбәйгән
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 1-7 декабрьдә Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләүче 15 мең 48 кеше теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең кешегә 38,6ны тәшкил иткән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.
Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 34,4 процентка кимрәк. Узган атна белән чагыштырган вакытта чирләүчеләр саны 4,2 процентка кимегән.
Казанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән 7 мең 189 кеше авырган, күрсәткеч 57,3 процент тәшкил иткән. Бу алдагы атнага караганда 6,3 процентка күбрәк дигән сүз.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз