news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә халыкка 3894 эш урыны тәкъдим ителгән

Моношәһәрләрдә эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда бер атна эчендә эшсезлек дәрәҗәсе шактый кимегән. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.

24 майга Татарстанда мәшгульлек үзәкләренә теркәлгән 14 262 эшсез граждан исәптә. Бу сан узган атнага караганда 173 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезләр саны эшче көчләрнең 0,69 %ын тәшкил итә.16-24 май аралыгында 618 кеше хезмәткә яраксыз булып танылган. 69 татарстанлы оешма ябылу яки “кыскартылу”га эләгү аркасында эшсез калган.

Бүгенге көндә республикада 33 951 буш вакансия бар. Бер атна эчендә 3894 граждан эшкә урнашкан. Хезмәт базары коэффициентына күчергәндә, бер вакансиягә 0,42 кеше туры килә.

Моношәһәрләрдә дә эшсезләр саны кими. Мисал өчен, Чаллыда 24 майга 1382 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез бар. Бу сан узган атнага караганда 49га кимрәк. Моннан тыш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Менделеевскида да эшсезләр саны кимегән.

Аның каравы, Чистай һәм Кама Аланында эшсезлек дәрәҗәсенең берникадәр артуы күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100