news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә 8 меңләп кеше ОРВИ белән авырган

Авыруларның яртысы Казанда яшәүчеләр.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ). 5 нән 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында кискен респиратор вируслы инфекция авырулары (ОРВИ) белән 7 мең 891 очрак теркәлгән. Алдагы атна белән чагыштырганда авыручылар саны 6,1 процентка арткан, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Казанда ОРВИ белән 3558 очрак теркәлгән, чирләүчеләр саны алдагы атна дәрәҗәсендә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Шулай ук көчле эчәк инфекциясе белән авыручылар саны да кимегән. Республикада бер атна эчендә 472 авыру очрагы теркәлгән, бу алдагы атна белән чагыштырганда 4,1 процентка ким дигән сүз.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100