news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атна эчендә 13 кеше агуланып үлгән

Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 26 март-1 апрель көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 64 очрагы теркәлгән

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 26 март-1 апрель көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 64 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 29 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 5 кеше – наркотиклар, 18 кеше - дару препаратларын, 12 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 40 ир-ат һәм 24 хатын-кыз, шул исәптән 3 бала һәм яшүсмер булган. 13 кеше агуланып үлгән. 12 кеше агу чыганакларын – даруханәләрдә, 15 кеше кибеттә, 3 кеше законсыз сату урыннарында алган, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.


news_right_1
news_right_2
news_bot