Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер атна эчендә помидор бәясе 16 сумга, кыяр 20 сумга арткан
Татарстанда бер атна эчендә – 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр яшелчәләр бәясе шактый арткан. Әйтик, помидор һәм кыяр 16 һәм 20 сумга кыйммәтләнеп, килограммы 197,42 һәм 174,56 сумга җиткән. Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән бүлеште.
Моннан тыш, чөгендернең килограммы – 5,55 процентка (39,58 сумга кадәр), кәбестә – 4,93 процентка (36,27 сум), башлы суган 4,45 процентка (42,56 сум) арткан. 2 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, бәрәңге - 42,15 сум (моннан алдагы атна күрсәткеченнән 4,18 процентка артык), алма – 117,23 сум (4,63 процент), банан 159,48 сум (1,02 процент) торган.
Йомырка – 1,58 процентка (хәзер аның дистәсе 96,08 сум тора), сыр – 1,72 процентка (килограммы 726,1 сумга кадәр), эремчек – 2,21 процентка (килограммы 425,45 сум), 2,5-3,2 процент майлылыктагы стерилизацияләнгән сөт 1,06 процентка (литры 96,73 сум) кыйммәтләнгән. Ит продукциясеннән барыннан да элек тавык итенең (бот итеннән тыш) бәясе үзгәргән – ул 1,82 процентка артып, 190,15 сумга җиткән.
Шул ук вакытта, кишер – 1,2 процентка (килограммы 30,77 сумга кадәр), югары сортлы бодай оныннан әзерләнгән макарон эшләнмәләре, дөге, арзанлы кара чәй, печенье, балалар өчен чыгарылган җиләк-җимеш һәм ит консервалары, дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш) 1 процентка арзанайган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз