news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 37 процентка арткан

Салкыннан татарстанлылар узган атнада ОРВИ һәм грипп белән ешрак авырый башлаган иде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Егерменче атнада республикада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең 8 408 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнадагыдан 37 процентка югарырак. Һава шартлары ОРВИ таралуына ярдәм итте», – диде санитар табиб.

Бер атна эчендә авыручылар санын узган ел белән чагыштырганда үзгәрмәгән.

ОРВИ структурасында грипп нибары 4 процент тәшкил итә. Роспотребнадзор белгечләре авыруларны тикшергәндә, гомуми саннан 17 грипп вирусын аерып чыгарган.

«Бер атна эчендә яңа коронавирус инфекциясенең 210 очрагы теркәлгән, бу узган атнадагы авырудан 10 процентка кимрәк. 2024 ел дәвамында барлыгы 10 275 очрак теркәлгән һәм бу узган елның шул ук чорыннан 1,2 тапкыр түбәнрәк», – дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Ведомство вәкиле Covid-19 элеккечә ешрак ОРВИ буларак уза, диде. Күпчелек очракта татарстанлылар «Омикрон» белән зарарлана, дип нәтиҗә ясады санитар табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100